Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum-2026» форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара икътисади форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Без Россиянең ислам илләре белән үткәрелә торган иң зур чарасын булдырдык. Бүгенге шартларда ислам тәрәзәсе – ул мөмкинлекләр тәрәзәсе», - диде Миңнуллина.
Ул шулай ук узган елда Казанда AAOIFI – ислам финанслары стандартларын булдыручы халыкара оешманың вәкиллекле үзәге ачылды, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз