news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanForum-2025 кунаклары тонна ярым чәк-чәк ашаган

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР башкаласында 13-18 май көннәрендә узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумына нәтиҗә ясалды.

«8,5 мең катнашучы, шул исәптән 500 гаммәви мәгълүмат чаралары вәкиле. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 25 проценттан 30 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта безнең нәкъ менә халыкара катнашучылар артты. Имзаланган килешүләр, бу көннәрдә Россиягә, Татарстанга һәм Казанга килгән чит ил министрлары саны артты», - дип сөйләде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Форумда 96 ил, Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр һәм 400дән артык мәртәбәле кунак катнашты.

«Форум кысаларында Татарстан Рәисе [Рөстәм Миңнехановның] графигы тыгыз булды. Ул 50 рәсми очрашу һәм чара үткәрде. ТР Рәисе күпчелек чит ил делегацияләренең һәм Россия төбәкләренең җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар һәм эчтәлекле сөйләшүләр уздырды», – дип сөйләде ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисенең Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина форум кысаларында 8 мең эксперт катнашында 148 эшлекле сессия уздырылуы турында сөйләде. Массакүләм мәгълүмат чараларында KazanForum турында якынча 10 мең хәбәр, шул исәптән федераль ресурсларда 46 сюжет чыккан.

«Кунаклар тонна ярымнан күбрәк чәк-чәк һәм 14 мең туңдырма ашаган. Иң мөһиме, турыдан-туры элемтәләр урнашып калды, 130 килешү имзаланды, шуларның 75е – халыкара», - дип өстәде Миңнуллина.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot