Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган педиатр җәен балалар гомеренә куркыныч тудырган очраклар турында сөйләде
Җәй көне ачык тәрәзәләр, олылар күзәтүеннән башка су коену һәм эсседә ябык машинада калу – балаларның гомеренә куркыныч тудыра, үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта «Казанские ведомости» басмасына биргән интервьюсында танылган педиатр Илдус Лотфуллин сөйләгән.
Табиб шулай ук, эчәклек эшчәнлеге бозылу, энтеровирус һәм башка шундый «җәйге» инфекцияләр турында да сөйләгән. Бу авырулар җәй көне арта.
Илдус Лотфуллин сүзләренчә, балалар арасында имгәнү очраклары да арта. Алар урамда велосипедта, самокатта йөргәндә яки ишегалдында яшьтәшләре белән уйнаганда да имгәнергә мөмкин. Шулай ук җәй көне балалар өчен талпаннар һәм башка бөҗәкләр, шулай ук балтырган кебек үләннәр дә куркыныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз