news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы заводта өч ир-ат наркотиклар белән агуланган, шуларның икесе үлгән

Казандагы заводларының берсендә аңсыз хәлдәге өч ар-атны табып алганнар. «Татар-информ»га билгеле булганча, аларны иртәнге сменага эшкә килгән хезмәттәшләре күреп ала. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Килгән табиблар ике ир-атның үлемен терки, аларга 28 һәм 34 яшь. Тагын бер зыян күргән 28 яшьлек ирне хастаханәгә илткәннәр.

«Авыруның хәле тотрыклы рәвештә авыр, үз аңында, ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Агентлыкка килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, ир-атларның гәүдәләре янында синтетик наркотиклар тапканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100