news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы Яңа ел алдыннан ачыла

Сурикатлар, даманнар, крокодиллар һ.б. хайваннарны вольерларга урнаштырганнар инде.

Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы Яңа ел алдыннан ачыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казандагы «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа территориясен Яңа ел алдыннан ачарга ниятлиләр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта бирегә китерелгән хайваннар зоопарк кунаклары белән очрашыр алдыннан яңа яшәү урынына җайлашу чорын уза. «Замбези елгасы» халык өчен декабрь ахырында ачылачак», - диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә сатып алынган 34 төрдәге хайванның 22се (гамадриллар, тәвә кошлары, ташбакалар, сурикатлар, арысланнар һ.б.) зоопаркка китерелгән инде.

Моннан тыш, зоопаркка килүчеләр өчен ял зонасы оештырылган, балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган, спорт комплексы һәм скалодром төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100