news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы таләпләргә туры килү турында бәяләмә алды

Зоопаркны ачу алдыннан, аны эксплуатацияләүгә тапшыру өчен рөхсәт алырга кирәк.

Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы таләпләргә туры килү турында бәяләмә алды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Динар Прокопьева). «Замбези елгасы» яңа зоопаркы стандартларга туры килү турында бәяләмә алды. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан шәһәре зоопаркы стандартларга туры килү турында нәтиҗә алды», диелә хәбәрдә.

Зоопаркны ачу алдыннан тагын бер этап файдалануга рөхсәт алу булырга тиеш.

Агымдагы елның августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның яңа «Замбези елгасы» зоопаркына бәя бирде. Җәй ахырына төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде.

Чираттагы этап — Казан зооботаника бакчасының яңа өлешенә хайваннарны һәм кошларны урнаштыру. Ноябрь ахырында билгеле булганча, «Замбези елгасы"нда Захария бегемоты белән бергә җиде мисыр челәне яши башлады. Зоопаркка башка хайваннарны да китерделәр.

Казан хакимияте зоопаркның яңа өлеше 2019 ел ахырына кадәр ачылачак дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100