news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы юлны су басу сәбәпле, троллейбусларның хәрәкәт схемасы үзгәргән

Казанда, катлаулы һава шартлары һәм юлларны су басу сәбәпле, троллейбуслар хәрәкәте схемасы үзгәрә. Сәлимҗанов урамындагы юл участогында су җыелып тору аркасында, 6,8,12 номерлы троллейбус маршрутлары яңача йөриячәк – хәзер алар Танк боҗрасында кире борыла, дип хәбәр итте «Метроэлектротранс».

«Пассажирлардан вакытлы маршрутка кермәгән тукталышларда транспортны көтеп тормауларын сорыйбыз. Бу уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез», – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда һава торышы начар булу сәбәпле, юл хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли, ливневкаларны чистарта. Машина йөртүчеләрне сак булырга, трассага чыкмаска, тизлекне арттырмаска өндиләр. Һава торышы уңайсыз булганлыктан, Казан аэропортында берничә рейс тоткарланган. Гидрометеорология үзәге фаразынча, Татарстанда начар һава торышы якын көннәрдә дә сакланачак. 17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр айлык норманың яртысы диярлек явачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot