news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы

Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85-90 проценты машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуы аркасында килеп чыга.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуы, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85-90 проценты нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга. Казанда теркәлгән һәр өч авариянең берсендә җәяүлеләр зыян күрә.

Шунысын да искәртик: җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында быел 200 авария килеп чыккан. Аларда 16 кеше һәлак булган, 190нан артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быел полиция хезмәткәрләре җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 22,5 меңнән артык машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан. Шушы ук чорда җәяүлеләр тарафыннан 64 меңгә якын юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot