news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы юл һәлакәтендә унике яшьлек ике бала җитди имгәнгән

Авария кичә Миславский урамындагы 17нче йорт каршында булган.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Казандагы юл һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган ике малайны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 18.57 сәгатьтә «Шкода» автомобилен идарә итүче 20 яшьлек егет Миславский урамындагы 17нче йорт каршында көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек ике мәктәп укучысын бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Авыр тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot