news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы юл һәлакәтендә «Лада»ның 22 яшьлек шоферы имгәнгән

Авария кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Оренбург трактында булган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Казанда унынчы модельле  «Лада» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә, җиңел машинаның 22 яшьлек шоферы имгәнгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе, бер рәттән икенчесенә күчкән вакытта, янәшәдән барган «ГАЗель» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «ГАЗель» яны белән әйләнгән, ә җиңел автомобиль тимер коймага бәрелгән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган «Лада» шоферын хастаханәгә озатканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100