news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы йортка Роналдуның сурәтен ясауны Илсур Метшин тәкъдим итте – баш архитектор

Конфедерацияләр Кубогы төгәлләнми торып, аның янында фотога төшү мөмкин булмаячак.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанда “Рамада” кунакханәсе каршындагы йорт диварына Португалия футболчысы Криштиану Роналдуның сурәтен төшерү идеясен Казан мэры Илсур Метшин җиткергән. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева җиткерде.
 
“Кинәт кенә туган фикер булды бу. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Тора-бара әлеге урын шәһәр халкы һәм кунакларының иң яраткан урыннарының берсенә әйләнергә дә мөмкин”, – диде Татьяна Прокофьева.
 
Дөрес, Конфедерацияләр кубогы төгәлләнми торып, граффити белән бизәлгән йорт янында фотога төшү мөмкин булмаячак икән. Баш архитектор сүзләренә караганда, кунакханә территориясе, футбол турниры төгәлләнми торып, сак астыннан алынмаячак. Ә “Роналдулы йорт”ның рәсемле ягы кунакханә ишегалдына карый. 
 
“2018 елгы дөнья чемпионатына Казан футбол символикалары һәм футболчылар сурәтләре белән тагын да бизәләчәк әле. Андый планнар бар. Шул ук вакытта шаккатырырлык зур проектлар турында сүз алып барылмый”, – диде Татьяна Прокофьева.
 
Исегезгә төшерәбез, футбол буенча Конфедерацияләр кубогы Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда 17 июнь-2 июль көннәрендә уза.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100