news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы йорт лифтында яшь егет бер хатын-кызга һөҗүм иткән

Хатын-кыз ачкыч ярдәмендә каршылык күрсәтеп, һөҗүм итүчедән котылган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казанда торак йорт лифтында яшь егет хатын-кызга  һөҗүм иткән. Хатын-кыз ачкыч белән каршылык күрсәтеп, котылган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 8 апрельдә Азинодагы йортларның берсендә булган. 38 яшьлек хатын-кыз подъездга кергән. Аның артыннан бер егет тә ияргән.

«Лифтта егет хатын-кызга һөҗүм иткән. Хатын һөҗүм итүчегә ачкыч белән суккан һәм шунда ук иренә шалтыраткан», - диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, лифтта яшь егет хатын-кызның аякларыннан тота башлаган, ә хатын-кыз каршылык күрсәткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет наркотик тәэсирендә булган.

Җинаятьтә шикләнелүче 21 яшьлек егет тоткарланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100