news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы ярминкәдә Алексей Песошинны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар

ТР Премьер-министры авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән ярминкәдә сәүдә барышы белән кызыксынды.

Казандагы ярминкәдә Алексей Песошинны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар
tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Хөкүмәт башлыгын һәм башка кунакларны кайнар чәй, мичтә пешкән коймак белән сыйладылар.

Премьер-министрны озатып йөргән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать паркына Әлки, Арча һәм Кукмара районнары җитештерүчеләре үзләренең продукциясен алып килүе хакында хәбәр итте. Моннан тыш, биредә республика агросәнәгать комплексының зур оешмалары да сәүдә итә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр товарларның бай ассортиментын, шул исәптән бәрәңге һәм яшелчә, ит, балык, сыр, он, ярма, май, бал, йомырка, сөт продуктлары, шикәр комы һ.б. продукция тәкъдим итте.

Алексей Песошин сәүдә рәтләре буйлап узды, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды. Ул шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән кызыксынды, аларның сыйфатына бәя бирде.

«Сатып алучылар бармы?» - дип сорады сатучылардан Алексей Песошин. Һәм үз соравына бер үк төрле диярлек җаваплар алды: «Сатып алучылар һәрвакыт бар», «Әйе, кешеләр килә», «Әлбәттә, чөнки бөтен продукциябез дә тәмле, барысы да халык өчен». «Товарлар сатыла, продукциягә ихтыяҗ бар», - дип ышандырды «Татагролизинг» генераль директоры Азат Җиһаншин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100