news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы "Ярдәм" мәчетендә татарларның аксакал имамнарын искә алдылар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узган мәҗлестә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган фильм күрсәтелде.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ») Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы дин галимнәренә багышланган мәҗлес узды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты.

Дин әһелләре, мәхәллә халкы мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыды. Аннары мәчет ишегалдына корылган чатырда мөфти вәгазен һәм башка хәзрәтләрнең чыгышларын тыңлады.

Мөфти үзенең вәгазендә күренекле татар дин галимнәре хезмәтләренең бөтен мөселман дөньясына таралуын һәм аларны өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. Бүгенге көндә кайбер китапларның чит илләрдә генә сакланып калуын, бездә кабат басылмавы хакында да әйтте.

Шулай ук бу чарада ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлегенең совет чорында Казандагы Мәрҗани мәчетендә имам булган Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышлап әзерләнгән фильмы күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100