news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы янгында олы яшьтәге хатын үлгән

Казанда Зур Урамда янгын чыккан. Янгын мәйданы сигез квадрат метр тәшкил иткән.

Икенче каттан килгән янгын сүндерүчеләр сулыш битлекләре ярдәмендә 3 кешене, шул исәптән баланы коткарган. Алар зыян күрмәгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр фатирда 77 яшьлек хатынның гәүдәсен тапканнар. Аның 39 яшьлек улы хастаханәгә озытлган.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot