news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Халыкара фәнни форумда Каюм Насыйри мирасы турында фикер алышачаклар

Казанда «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр контекстында» дигән темага Халыкара фәнни форум узачак. Танылган татар мәгърифәтчесенең тууына 200 ел тулуга багышланган чара ике көн (19-20 июнь) дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Фәннәр Академиясенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Форумны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.

Чараның программасы XIX гасырның икенче яртысында мәдәният һәм мәгариф контекстында Каюм Насыйриның фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләрен колачлаячак. Катнашучылар милли телләрнең үсеше, төрки халыклар әдәбиятында мәгърифәтчелекнең үзенчәлекләре, шулай ук туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә заманча алымнар турында фикер алышачак.

Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән, шул исәптән Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан килгән галимнәр катнаша. Фәнни бергәлекне Мәскәү, Казан, Уфа, Нальчик, Махачкала һәм Чабаксар экспертлары тәкъдим итәчәк.

Мәгърифәтченең юбилеена ТР Фәннәр академиясе тарафыннан яңа басмалар – И.К.Заһидуллинның «Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри» (2024) һәм «Каюм Насыйри календаре» (2025) дигән китаплар әзерләнде. Алар форум кысаларында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100