Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы хәйрия концертыннан җыелган акча Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчерелгән
Концертны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә Рәшит Ваһапов фонды оештырды.
Казанда «Кайсыгызның кулы җылы?» дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Концерттан җыелган акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчерелде.
Чараны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә Р.Ваһапов фонды оештырды. Бу хакта «Шәһри Казан» сайтында хәбәр ителә.
«Әлеге концертны оештырырга безне беркем дә мәҗбүр итмәде, хәтта киңәш тә итмәде. Бу концерт – ул җан авазы, йөрәк кушуы. Хәйрия концертын оештыру тәкъдимен күтәреп, хуплап алучылар күп булды. Татарстан Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы, Казан мэриясенә олуг рәхмәтемне белдерәм. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюповага аерым рәхмәтемне җиткерәм, чөнки Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы бушлай шартларда бирелде», - ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Концертка 100дән артык сугыш һәм хезмәт ветераны чакырылган. Концерт Украинада хәрби операциядә һәлак булучыларны тынлык минуты белән искә алудан башланган. Концертта катнашу өчен махсус кунак булып «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә килгән. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хатын ансамбльгә тапшырган.
«Соңгы елларда Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә яшәүчеләр авыр шартларда көн күрде. Аларның күбесе туган йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Татарстанга да килделәр, без аларны каршы алып урнаштырдык. Күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр: «Башта көн-төн атканга күрә йоклый алмый идек, хәзер тыныч булгач йоклап булмый», - ди. Йөрәкләре шул дәрәҗәдә куркуга төшкән. Без кайгыны да, шатлыкны да бергә үткәрә беләбез. Республика авыр хәлдә калучыларга ашау-эчү, кием-салым кебек кирәкле ярдәм җибәрә. Бүгенге көндә Татарстаннан 300 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде», - ди Васил Шәйхразиев.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, Донецк һәм Луганск халкына ярдәм фонды Татарстан халкы теләге белән ачылган. «Беренче көннән үк татарстанлылар ярдәм итәргә теләп килде. Әле дә ярдәм китерүчеләр күп – кемдер пенсиясеннән, кемдер хезмәт хакыннан өлеш чыгара. 18 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз өлешен кертте», - диде Зилә Вәлиева.
«Кайсыгызның кулы җылы» концертын Илдар Кыямов белән Резидә Сәлахова алып барган. Хәйрия концертында Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ильмира Нәгыймова, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, «Казан егетләре» төркеме, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов чыгыш ясаган.
Концертка 619 мең 600 сумга барлыгы 478 билет сатылган. «Бу акчалар «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына күчерелде. Шуның 300 мең сумы Донецк шәһәрендә урнашкан татар мөселман җәмгыятенә биреләчәк», - диде Рифат Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз