news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казандагы венчур ярминкәсенә Ауропа һәм Америка инвесторлары киләчәк
EVCA да әгъза булып тору Татарстанны финанс даирәләре, бизнес һәм венчур тармагы вәкилләренә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 февраль, “Татар–информ”). 2010 елның 23 апрелендә узачак V Казан венчур ярминкәсендә Ауропа һәм Америка венчур инвесторлары да катнаша.
Бүген “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Инвестиция–венчур фонды матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, Казан венчур ярминкәсенең статусы фондның Ауропаның венчур һәм турыдан–туры инвестицияләү ассоциациясенә (EVCA) керүе нәтиҗәсендә күтәрелде. EVCA да әгъза булып тору Татарстанны Ауропа илләренең финанс даирәләре, бизнес һәм венчур тармагы вәкилләренә тәкъдим итәргә, республикага чит илләрдән венчур инвестицияләре җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта V Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Инвестиция–венчур фондына тәүге гаризалар килә башлады инде. IV Казан венчур ярминәсе башкалабызда ТР Инвестиция–венчур фонды, Россиянең венчур һәм турыдан–туры инвестицияләү ассоциациясе, Американың гражданлык тикшеренүләре һәм үсеш фонды химаясендә 24 апрельдә узды. IV Казан венчур ярминәсендә Татарстан һәм Россия Федерациясенең төрле шәһәрләреннән 40 компания катнашты.
V Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен үз бизнесларын үстерү өчен турыдан–туры шәхси инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынган, югары өстәмә кыйммәт белән продукция җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче, проектның эчке керемен еллык 30 проценттан да кимрәк тәэмин итмәүче, үсеш темплары югары булган компанияләр чакырыла. Шул ук вакытта сатулар күләме һәм компаниянең кайчан оешуы әһәмиятле түгел. Ярминкәнең төп үзенчәлеге – кече һәм урта предприятиеләрнең заявкаларына башлангыч экспертиза үткәрү, шулай ук менеджментлар һәм сайлап алынган компанияләрнең хуҗаларын махсус әзерләү.
Ярминкәдә бизнес түгел, ә тулаем алганда бизнес тәкъдим ителәчәк. Шуңа бәйле рәвештә махсус коучинглар кысаларында базар, менеджмент һәм финанс фаразлары мәсьәләләренә төп игътибар бирү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot