news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы унике йорт аварияле торактан күчерү проектына керде

Авария хәлендәге 86 йортта яшәүчеләр республика адреслы программа кысаларында башка торакка күчереләчәк.

Казандагы унике йорт аварияле торактан күчерү проектына керде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда “Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Республика программасының беренче этабына Казандагы 12 йорт кергән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Татарстанда 2017 елның 1 октябренә авария хәлендәге торакның исәбе ачыкланды. Программага гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр булган 670 тән артык бина керә, гәрчә бүгенге көндә республикада авария хәлендәге торак 34 мең квадрат метр тәшкил итсә дә. Программаның беренче этапларында, 2019, 2020 һәм 2021 елларда, Казанны эшкәртәчәкбез. Программага 12 йорт керде”, - диде Ирек Фәйзуллин.

“Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елда, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, 2019-2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы расланды.

Программа 86 күпфатирлы йорттан 1732 гражданны күчерүне күздә тота. Ул алты этаптан тора, аларның һәркайсы ике ел дәвамында тормышка ашырыла. Программаның беренче өч этабында Казан катнаша.

Программаны тормышка ашыру, авария хәлендәге фатирларның милекчеләренә, социаль наем шартнамәләре буенча авария хәлендәге фатирларны яллаучыларга тапшыру өчен, төзүчеләрдән төзекләндерелгән торак биналар сатып алу юлы белән тормышка ашырылачак. Шул ук вакытта яңа торак мәйданы элек биләгән мәйданнан ким булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100