news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы унбиш паркта язгы өмәләр көне билгеле булды

Кирәкле барлык әйберләр — махсус эшче алъяпкычлары, перчаткалар, тырмалар һәм башка эш кораллары урында бирелә.

Казандагы унбиш паркта язгы өмәләр көне билгеле булды
архив

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Казанда “Хезмәт десанты” гомумшәһәр өмәләре ике этапта - 20 һәм 27 апрельдә 15 иҗтимагый киңлектә узачак. Быел язгы өмәләр Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышлана. Бу хакта Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

Белгечләр шәһәрлеләргә парк объектларын ничек дөрес итеп карарга һәм аларны ремонтларга кирәклеген күрсәтәчәк. Өмәдә катнашучылар парк территориясен, балалар һәм спорт мәйданчыкларын җыештырачак, Һәйкәлләр, кече архитектура формаларын юуда , коймаларны һәм эскәмияләрне буяуда, агачлар һәм куаклар утыртуда катнашачак.

Паркларда чүп-чарны аерым җыячаклар. Пластик, пыяла һәм башка калдыклар сортларга аерылачак. Моннан тыш, бер көнгә паркларда икенчел чимал кабул итү өчен махсус пунктлар ачыла. 20 апрельдә Урицкий паркына сафтан чыккан лампочка һәм батарейка китерергә мөмкин. 27 апрельдә “Крылья Советов” паркында иске көнкүреш техникасын, Горький паркында кирәкмәгән кием кабул итәчәкләр. 

20 апрельдә Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында, Урицкий исемендәге паркта, “Тинчурин”да, “Калейдоскоп”та, шулай ук “Черек күл”дә, “Комсомолец”та, “Ак чәчәкләр” бульварында җыештыру оештырылачак.

27 апрельдә өмәләр Горький исемендәге, "Крылья Советов”, “Нарат урманы”, “Континент” паркларында; Фучик урамы бульварында; Кабан күле яр буенда оештырыла. “Барлык сораулар буенча Парклар һәм скверлар дирекциясенә: +7 (843) 239-44-33 телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин”, – дип хәбәр итә оештыручылар.

Язгы җыештыру эшләрендә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Аның өчен 20 яки 27 апрель көннәрендә 10:00 сәгатьтә паркларның берсенә килергә кирәк. Кирәкле барлык әйберләр — махсус эш алъяпкычлары, перчаткалар, тырмалар һәм башка эш кораллары шунда ук бирелә. Моннан тыш, өмәдән соң барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлыйлар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100