Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы «Укытучылар йорты»нда педагоглар өчен киноклуб ачылачак
Казандагы яңа «Укытучылар йорты»нда киноклуб ачылачак. Беренче очрашу 25 сентябрьдә узачак. Катнашучылар фильм караячак, ә аннары геройлар, аларның гамәлләре һәм педагогларның һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы темалар турында фикер алышачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Киноклубтагы очрашуларны 129нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Ул эшендә кинопедагогика алымнарын куллана. Яңа формат укытучыларга рәсми булмаган шартларда аралашырга, фильмнар турында фикер алышырга һәм фикердәшләр табарга ярдәм итәчәк.
Кинокичә 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә магариф идарәсе.
Киләчәктә «Укытучылар йорты»нда башка төрле кызыксынулар клублары да ачылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз