news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы тукталышта табылган шикле букча буенча хәвефлек юкка булып чыкты

Операция нибары ярты сәгать вакытны алды

  (Казан, 26 март, «Татар-информ»).Казанның ашыгыч хезмәтләренең тукталыш мәйданчыгындагы хуҗасыз букча буенча куркулары расланмады.

Искәртеп узабыз: бүген иртән “Энергоуниверситет” тукталышында хуҗасыз торган кара төстәге спорт букчасы табылган. Бу хакта көч структураларына узып баручылар хәбәр иткән. Бирегә оператив хезмәтләр килеп әлеге урынны уратып алды.

Букчаны кинологлар этләр белән тикшерде. Бәхеткә, куркулар расланмады: букчаны бары тик хуҗасы онытып калдырган булып чыкты. Операция нибары ярты сәгать вакыт алды.

Хәзер җәмәгать транспорты хәрәкәте эш режимы буенча йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot