news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Тукай әдәби музее «Йолдызлы экскурсия»гә чакыра

Экскурсияне тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова уздырачак.

Казандагы Тукай әдәби музее «Йолдызлы экскурсия»гә чакыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 10 февраль көнне, Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе узачак.

«10 февральдә экскурсияне тарих фәннәре докторы, XX гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова үткәрәчәк. Экскурсия татар телендә була», — дип сөйләде Татарстан милли музееның матбугат үзәге хәзмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, «Йолдызлы экскурсия» проектында төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый. Чарада Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сүз бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot