news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы тугыз катлы йортта чыккан янгында бер кеше вафат булган

Бүген Казанның Габишев урамындагы күп фатирлы 7 нче йортында чыккан янгында бер кеше үлгән.

Фаҗига турында хәбәр 14.52 сәгатьтә янгын сүндерүчеләргә килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр урынга беренче югары ранг чакыруы буенча килә. Алар 9 каттагы фатир тәрәзәсенә автобаскыч урнаштырган.

Фатирдан зыян күрүчене чыгарганнар. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot