news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы төтен торбасын мәдәни мирас объекты дип таныячаклар

Казандагы төтен торбасын мәдәни мирас объекты дип таныячаклар
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Казанның Гладилов урамындагы төтен торбасын мәдәни мирас объекты дип таныячаклар. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бастырып чыгарган.

Объект шәһәрнең Киров районындагы Алафузовның элеккеге җеп эрләү мануфактурасы (совет елларында – җитен комбинаты) биналар комплексына карый.

Документлар нигезендә, төтен торбасы 1895 елда төзелгән. Ул сигез кырлы, кирпечтән салынган, ике катлы җитештерү бинасына орынып тора.

Экспертиза объектта корылманың фрагментлары һәм кирпечләре югалу, кителеп төшкән урыннар һәм кирпечләренең буялуы кебек җитешсезлекләр булуын күрсәткән.

Шуңа да карамастан, объект тарихи кыйммәтен саклап калган – ул күренекле рус сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләр, Алафузовларның җитен комбинаты һәм күн заводына нигез салучылар тарихы белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot