Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы «Тормыш агачы» фестивале Идел буе халыкларының никрут йолалары белән таныштыра
2 июльдә Казанның Горький исемендәге паркында «Тормыш агачы» проекты кысаларында мәдәни фестиваль узачак. Ул Ватанны саклаучылар елына багышланган циклның беренче чарасы булачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкортларда) солдатка алуның ничек үткәрелүен белә алачак. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
Фото: © скриншот
Паркның төрле мәйданчыкларында бай программа тәкъдим ителә. Кунаклар традицион һөнәрләрдә (билбау үрүдән алып йола яулыклары чигүгә кадәр) үз көчләрен сынап карый алачак. Фестиваль өчен махсус XX гасырның никрут йолаларына багышланган фотокүргәзмә оештырыла. Аны төбәк халыкларының хәрби традицияләре турында сөйләүче сирәк артефактлар экспозициясе тулыландырачак, дип ачыклык керттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
Катнашучыларны Татарстанның атказанган артисты, «Красная горка» ансамбле җитәкчесе, «Аталар һәм балалар» уен дәресләре инструкторы Денис Денисовтан, шулай ук традицион көрәш буенча спорт мастеры, физкультура укытучысы Марат Сабировтан мастер-класслар көтә.
Кичә республиканың төрле районнарыннан килгән фольклор коллективлары катнашында концерт һәм музыкаль-театральләштерелгән «Солдатка озату» спектакле белән тәмамланачак.
Проект кысаларындагы чираттагы чара 6 августта узар һәм «Ата йорты - йолаларда» темасына багышланыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз