news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы торак комплекста канализация сулары Иделгә аккан

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Казанда “Волжская гавань” торак комплексы районында канализация Иделгә аккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлары буенча, 2018 елның гыйнвар урталарында Боевая урамындагы канализация-насос станциясеннән канализация сулары Идел елгасы култыгына аккан.

Нәтиҗәдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре алган суда пычратучы матдәләр бермә-бер арткан.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе әлеге факт нигезендә “Экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эшләү кагыйдәләре бозылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100