Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы “Әтиләр” мәчетендә Коръән укучы балалар арасында шәһәр конкурсы үткәрелде
Аны Казан мөхтәсибәте оештырды
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Казан шәһәренең “Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы “Әтиләр” мәчетендә Коръән укучы балалар арасында шәһәр конкурсы уздырылды. Чараны Казан мөхтәсибәте оештырды.
Конкурста барлыгы 5 мәчеттән 45кә якын бала катнашты: “Әтиләр”, “Өмет”, “Ярдәм”, “Гаилә” “Юлчы”.
Балаларның изге китапны өйрәнүләрен РИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре, мөхтәрәм хәзрәтләребез бәяләде, диелә мөфтияттән алынган хәбәрдә.
Чарада катнашучыларны ТР МДН нең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар сәламләде, уңышлар теләде. “Әтиләр” мәчете имамы Рамил хәзрәт Фәсахов конкурсны оештырырга ярдәм итүчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Конкурста төп призга “Әтиләр” мәчете шәкерте Әхмәт Шәйхмәмәдов лаек булып, ул велосипед белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз