news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы тикшерү изоляторы төзелешенә 6 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Казанда тикшерү изоляторы бинасы төзелешенә 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шул турыдагы өч тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Комплекс проектын эшләү өчен төзелгән техник биремдә КПП һәм дарулар бүлү пункты булган административ бина, саф һавада йөрү өчен ишегаллары булган режим корпусларын төзү күздә тотыла. Шулай ук карантин һәм тикшерү бүлеге, 193 эш урынына исәпләнгән тегү һәм столяр остаханәләре, стационар һәм амбулатория булган медицина өлеше һәм кыска вакытлы һәм озак вакытлы очрашулар бүлеге булдырылырга тиеш.

Моннан тыш, бинаның техник биременнән күренгәнчә, биредә хуҗалык хезмәте күрсәтүчеләр өчен тулай торак, ашханә, аш пешерү бүлмәсе һәм кер юу бүлмәсе ясалачак. СИЗО хезмәткәрләре өчен тир мәйданы булган спорт комплексы һәм җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре өчен махсус әзерлек шәһәрчеге дә каралган.

1 мең урынга исәпләнгән тикшерү изоляторы 2025 елның 30 ноябренә төзелергә тиеш. Заказчы сыйфатында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тора, акча федераль бюджеттан күчереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100