news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның шәхси музее ачылды

Казандагы татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның шәхси музее ачылды
Зилә Мөбәрәкшина

Казан шәһәрендәге 11нче татар гимназиясендә Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның музее эшли башлады. Биредә аның шәхси әйберләрен – кулъязмаларын, эш өстәлен, язу машинкасын, шкатулкасын фотоларын, шахмат фигураларын, сәгатен, дипломнарын да күреп була.

«Хатыйп абый музейга бик күп экспонатлар бүләк итте: әнисенең кулдан тукыган кызыл сөлгеләрен, туй сөлгесен, әнисенең яулыгын, орчыгын, самоварын бирде. Музеебыз бик матур, бай, тирән эчтәлекле. Иң мөһиме – музейны Хатыйп абый үзе дә ошатты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә 11нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Хафизова.

Музей «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында эшли башлады.

«Ярты гасырдан артык гомер юлым Казан университеты бинасы белән бәйле. Газиз университетымнан беркая да китмәдем, бу минем өчен иң зур бәхет һәм дәрәҗә. Минем өчен иң мөһиме – студентларга белем, тәрбия бирү иде. Мин аларга һәрчак шәхес итеп карадым. Аларны тел, әдәбият белгечләре итеп кенә түгел, милләт өчен фидакяр итеп тәрбияләргә тырыштым. Без шәкертләребез белән горурланабыз», - диде Хатыйп Миңнегулов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100