Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы сыр кибетендә Россиядә сату тыелган 24 килограм сыр ачыкланган
Казандагы сыр кибетләренең берсендә Евросоюз илләреннән китерелгән һәм Россиядә сату тыелган 24 килограмм сыр ачыкланган. Тикшерүне Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре үткәргән.
Сыр Нидерланд, Италия, Франция, Германия һәм Ирландиядә җитештерелгән булган. Әлеге продукцияне санкцион чикләүләр кертелү һәм Германиядә ящур авыруы таралу сәбәпле Россия Федерациясенә китерү тыелган.
Сатудан алынган продукцияне закон таләпләре нигезендә юкка чыгарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз