news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы сугыш ветераннары госпиталенә яңа тернәкләндерү җайланмалары тапшырылган

Казандагы сугыш ветераннары госпиталенә ишетүне диагностикалау өчен яңа медицина җиһазлары – тавышны изоляцияләү кабинасы һәм импеданс аудиометры тапшырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа җайланманы тәкъдим итүдә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Илдар Фәхретдинов, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты вәкиле Олег Каракулов, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды вәкиле Лариса Гурова, «Столото»ның иганәчелек һәм корпоратив социаль җаваплылык буенча директоры Оксана Тубман катнашкан.

Алынган җайланмалар госпитальнең консультация поликлиникасы базасында табиб-сурдолог-оториноларинголог кабинеты ачарга мөмкинлек бирә. Бу – ветераннар өчен күптән көтелгән вакыйга, чөнки аларның күбесенең ишетү сәләте начар, ә алынган аппаратлар тулы канлы аралашуны, социаль активлыкны кайтарырга ярдәм итә.

Техника «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан 2026 елның язында узган һәм Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган «Рус лотосы» хәйрия тиражлары сериясе кысаларында җыелган акчалар хисабына сатып алынган.

«Без тавышны изоляцияләү кабинасын алдык, ул безгә сөйләм тональ аудиетриясен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук урта колак патологиясен диагностикалау мөмкинлеге бирә торган импеданс аудиометры тапшырылды. Болар барысы да кирәк, чөнки госпиталь күптөрле категория гражданнарга медицина ярдәме күрсәтә, һәм болар барысы да диагностика һәм дәвалау сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк», – дип белдергән госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов махсус хәрби операция ветераннарының сәламәтлеген тикшергәндә һәм реабилитация үткәргәндә әлеге җайланманы куллануның зарурлыгын билгеләп үткән.

«Бу – республика өчен мөһим вакыйга. Безнең өчен республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртучы һәр адым бик кыйммәтле, бигрәк тә сәламәтлек саклау һәм социаль яклау, ветераннарга һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өлкәсендә. Без барыбыз да тынычлык телибез, әмма Җиңү сугыш кырларында гына яуланмый. Табибларның үз «алгы сызыгы» – госпиталь палатасында, хастаханә койкасында, операция бүлмәсендә, диагностика җиһазлары янында. Без бүген тагын да ныграк «коралландык», – дип басым ясаган Алексей Созинов хәйриячеләргә һәм акцияне оештыручыларга рәхмәт белдереп.

Алексей Созинов, махсус хәрби операция кырларыннан тыныч тормышка кайтучы хәрбиләрне каршы алу, дөрес медицина ярдәме күрсәтү, диспансеризация, реабилитация оештыру, кирәк булса, эшкә урнаштыру – дәүләтнең һәм бөтен җәмгыятьнең бурычы, дип билгеләп үткән.

«Аңлашыла торган сәбәпләр аркасында хәрбиләрнең ишетүгә бәйле проблемалары шактый күп. «Буыннар хәтере» фонды ярдәмендә бу госпитальдә урнаштырылган техника – вазгыятьне сыйфат һәм сан ягыннан сизелерлек яхшырту өчен уникаль мөмкинлек. Мондый җайланмалар республикада, гомумән илдә күп түгел. Аппаратның өстәмә функцияләре мөмкинлекләре Татарстан өчен аны уникаль итә», – дип сөйләгән профильле комитет башлыгы журналистлар белән аралашканда.

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды вәкиле Лариса Гурова билгеләп үткәнчә, бу – Татарстанга һәм Казанның сугыш ветераннары госпиталенә чираттагы ярдәм. Мәсәлән, 2018 һәм 2023 елларда учреждениегә эндоскопик җиһазлар тапшырылган булган.

«2015 елдан фонд Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы медицина ярдәме күрсәтә. 2016 елдан башлап 293 ветеран 71 миллион сумлык адреслы медицина ярдәме алды. Узган ел Яшел Үзән интернат-йортына заманча тернәкләндерү җайланмалары бирелде. Без республикага кабат кайтуыбызга һәм тагын да күбрәк ветераннарга һәм социаль медицина өлкәсе учреждениеләренә ярдәм итүебезгә шатбыз», – дигән Лариса Гурова.

Казандагы сугыш ветераннары госпитале Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән инвалидларга, сугышта катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән ташламаларга ия гражданнарга гериатрия, кардиология, хирургия, неврология, медицина реабилитациясе һәм башка юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсәтә. Бер үк вакытта учреждениедә 310 пациент дәвалана ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot