news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы социаль учреждениеләрнең 72 процентына җылылык бирелде

Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар социаль учреждениеләргә җылыны алдан бирде.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Казандагы социаль учреждениеләрнең 72 процентына гаризалар нигезендә җылы алдан бирелде. Алар арасында 518 балалар бакчасы, мәктәп, хастаханәләр бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэриясенең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

“Коммуналь хезмәтләр күрсәтүдәге кагыйдәләре буенча, һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус җылылыкта торганда гына үзәкләштерелгән җылылык системасы эшли башлый. Бүгенге көндә бу юк әле. Әмма гаризалар нигезендә 518 балалар бакчасы, мәктәп, хастаханәләргә алдан җылы бирелде, бу социаль учреждениеләрнең 72 процентын тәшкил итә”, - дип җиткерде Гыйниятуллин.

Идарә оешмалары гаризалары нигезендә, 225 күпфатирлы йортка җылы бирү башлана. Гаризалар “Открытая Казань” системасына кабул ителә, дип җиткерде җитәкче.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot