news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы складта чыккан янгында бер кеше зыян күргән, аны хастаханәгә илткәннәр

Казанның Киндери бистәсендә тәрәзә чистарту сыекчасы ясый торган складта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр 11.15 сәгатьтә 900 квадрат метр мәйдандагы ялкынны чикләп алган. Янгын сүндерүчеләр шул рәвешле утның таралу куркынычын бетерде.

Янгында 33 яшьлек эшче зыян күргән, аны Республика клиник хастаханәсенә илткәннәр .

«Зыян күрүче безгә китерелде, тәненең 15 проценты – куллары һәм башында тән тиресе пешкән», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Казанның Совет районы прокуратурасы бу хәлне тикшерә башлады, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая.

Моңа кадәр агентлык Казан янындагы Киндери бистәсендә җитештерү склады януын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100