news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы симпозиумда Алтын Урда тарихы турында 20дән артык доклад укылачак

Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган «Алтын Урда тарихы һәм мәдәнияте» Халыкара фәнни симпозиумы 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган «Алтын Урда тарихы һәм мәдәнияте» I Халыкара фәнни симпозиумында белгечләр монгол-татар цивилизациясе тарихы турында 20дән артык доклад укыячак. Симпозиум 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Симпозиум кысаларында 5 секция эшләячәк, аларда Алтын Урда археологиясе, Җүчи Олысының этносәяси тарихына бәйле һ.б. проблемалар хакында фикер алышачаклар. Симпозиумда Россия һәм чит ил белгечләре Алтын Урда тарихы буенча 20дән артык доклад укыячак», - диелә хәбәрдә.

«Алтын урда тарихы һәм мәдәнияте» симпозиумы – Алтын Урда тематикасын тикшерүчеләр фәнни тормышындагы зур вакыйга. Ул КФУ, ТР Фәннәр академиясе һәм Төркия Республикасының Истанбул дәүләт университеты арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында үткәрелә.

Симпозиум уздыруның инициаторлары һәм оештыручылары – Төркия тарих җәмгыяте, Казан федераль университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе.

  • Алтын Урда (Җүчи Олысы) – Евразиядәге зур дәүләт берләшмәсе, урта гасыр цивилизациясенең мөһим үзәкләреннән берсе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100