news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы шәхси йортта дүрт бала һәм ике өлкән кеше ис газы белән агуланган

Кече Клыки бистәсендә булган вакыйганы Совет районы прокуратурасы тикшерә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда күп балалы гаилә ис газы белән агуланган. Совет районы прокуратурасы әлеге хәлне тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Кече Клыки бистәсендәге Зирекле урамында шәхси йортта дүрт бала һәм ике өлкән кеше исле газ белән агуланган. Аларның барысы да уртача дәрәҗәдәге агулану билгеләре белән хастаханәгә салынган. 

«Күзәтчелек ведомствосы белгечләре бу аяныч хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклый. Моннан тыш, газ белән тәэмин итү өлкәсен контрольдә тотучы органнар эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк», - дип сөйләде Галиев.

Ул шулай ук хокук бозулар ачыкланган очракта тиешле чаралар күреләчәк, диде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100