news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы шәхси йорт ишегалдында кар астында калган хатын-кыз үлгән

Түбәгә кар көрәргә менеп баручы хатын-кыз өстенә кар ишелеп төшкән.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казанда шәхси йорт ишегалдында өстенә кар ишелеп төшеп, бер хатын-кыз үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига шәһәрнең Авиатөзелеш районында Смоленск урамында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын түбәне чистартырга теләп, баскычтан менәргә маташкан. Шул вакытта аның өстенә кар ишелеп төшкән. Хатын-кыз кар көрте астында калып, сулыш ала алмыйча үлгән.

Исегезгә төшерәбез, 2 март көнне Темясово авылында 80 яшьлек пенсионер түбәдән төшкән кар астында һәлак булды. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү оештырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100