news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча 13 дәүләт БРИКСның партнер илләре статусын алды

Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча 13 дәүләт БРИКСның партнер илләре статусын алды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

13 ил БРИКСның партнер дәүләтләре статусын алды. Казандагы саммитта шундый карар кабул ителде, анда берләшмә әгъзалары һәм оешмага керергә теләк белдерүчеләр катнашты.

Россия журналисты Владимир Соловьев телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Алжир, Белоруссия, Боливия, Куба, Индонезия, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда һәм Вьетнам БРИКСның партнерлары булган.

Искәртеп үтәбез, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Берләшмәдә әгъза булып торучы илләрнең лидерлары чараның соңгы көнендә «аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы утырышта катнашты. Анда Газа секторындагы гуманитар фаҗига, Россия чикләре янындагы кораллы низаг һәм Төркиядәге теракт хакында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100