news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатып булачак

Тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Казанның 89 сайлау участогында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшләячәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакцинация үткәрү урыннарының адресларын сылтама буенча белергә мөмкин.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сайлау участоклары биналары җилләтелергә, аларда ачык типтагы бактерицид нурландыргычлар кулланылырга тиеш, аларны кешеләр алдында сүндерергә мөмкин, дип сөйләде.

«Сайлаулардан соң биналар дезинфекцияләнергә тиеш, чөнки күпчелек участоклар мәктәпләрдә урнашкан. Дүшәмбе иртәсендә балалар чиста сыйныфларга һәм залларга килергә тиеш. Сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: хәлегез начар булганда, сез өйдә тавыш бирә аласыз», – диде республиканың баш санитар табибы.

Искәртеп үтәбез, 14 сентябрьдә ватандашлар Татарстан Республикасы Рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлаячак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot