news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы сайлау участогына бер гаилә 4 баласы, әбисе һәм бабасы белән килгән

Күп балалы Мурсаловлар гаиләсе РФ Президентын сайлауда катнашты. 100 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына алар 8 кешедән торган гаиләләре белән килгән.

«Без Президент сайлауларына гражданлык бурычыбызны үтәү өчен килдек», – дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе аңлатуынча, гаиләдә 4 бала тәрбияләнә: 3 малай һәм бер кыз. Шулай ук сайлауларга аларның әбисе һәм бабалары да килгән иде.

«Мондый гаилә белән кая да барып була!», – диде уллары Тимур.

  • Искәртеп узабыз, Татарстанда тавыш бирү өчен 2767 сайлау участогы эшли, алар 8:00дән 20:00гә кадәр ачык. Аларның эшен сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә, ә тавыш бирү кагыйдәләрен үтәүне 16 мең күзәтүче, шул исәптән чит ил вәкилләре дә күзәтә.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия.
  • Россия Федерациясенең Президентын сайлау өч көн – 15-17 март дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100