Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы сайлап алу пункты башлыгы: Африка корпусында хатын-кызлар да хезмәт итә ала
Медицина белеме булган хатын-кызлар Африка корпусы белән контракт төзи ала. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казандагы сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов шулай дип белдерде.
«Республикада оештырылган дүрт пунктта (Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә), контрактка кул куеп, Африка корпусына эләгү мөмкинлеге бар. Сайлап алу бик катгый, әмма медицина белеме булган хатын-кызлар индивидуаль тәртиптә урнаша ала», - дип белдерде спикер.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз