news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы "Сәлах" мәчетен төзеп бетерү өчен матди ярдәм җыялар

Күптән түгел манара урнаштырылган, мәчет тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү эшләре башланган.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның Совет районында төзелә торган "Сәлах" мәчете өчен матди ярдәм җыела. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта гыйбадәт йортының эчке ягында төзелеш эшләре дәвам итә. Күптән түгел манара урнаштырылган, мәчет тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү эшләре башланган.

"Төзелешне тулысынча төгәлләү өчен, матди ярдәм кирәк. Хөрмәтле дин кардәшләребез! Күңелендә изге нияте булган һәркем бу саваплы эшкә кушыла һәм "Сәлах" мәчетен төзүгә үз өлешен кертә ала", дип мөрәҗәгать ителә әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot