Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы съездда Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләрен сүтү мәсьәләсе күтәрелде
Россия Мәдәният министрлыгы шәһәрдәге вазгыятьне контрольгә алырга вәгъдә бирде.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының XIX Бөтенроссия съездында Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләренең сүтелүе турында искә төшерделәр. Әлеге хәлне Россия Мәдәният министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу бүлеге башлыгы Николай Никифоров контрольгә алырга вәгъдә итте.
«Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрен яклап мөрәҗәгать итегез. Бу федераль әһәмияттәге тарихи җирлек», — диде съездда катнашучыларның берсе.
2015 елда Мәдәният министрлыгы тарихи җирлек территориясе чикләрен һәм предметларын саклау проектын эшләүне финанслады. Әмма ул әлегә кадәр кабул ителмәгән һәм гамәлгә кертелмәгән.
«Без бу шәһәргә игътибар итүне сорыйбыз, чөнки анда татар мәдәниятенә караган биналарны югалтабыз. Татар кибетләрен сүтәләр, алар урынына автосалоннар төзиләр», — дип искәртте чара кунагы.
«Мин Касыймга игътибар итәрмен, документацияне без тагын бер кат тикшерәчәкбез. Әлеге атрибутлар расланмауга кайбер сәбәпләр бар иде», — дип җавап бирде Никифоров.
Татарлар Касыймда (элек Мещерск шәһәр) якынча 1445 елдан бирле яши. 152-1681 елларда шәһәр Мәскәү дәүләтенә караган Касыйм ханлыгының башкаласы була.
Быел Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының XIX Бөтенроссия съезды ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Форум 2 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аңа илнең 73 төбәгеннән 400дән артык катнашучы килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз