news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы сәүдә нокталарында грипптан прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак

Поликлиникаларда һәм метроның биш станциясе янында гриппка каршы прививка ясый башладылар.

Казандагы сәүдә нокталарында грипптан прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казандагы сәүдә нокталарында гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

«Безне үз территорияләренә кертсеннәр өчен, эре сәүдә үзәкләре белән сөйләшүләр бара», – диде министр урынбасары.

Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар көн саен 10-17 сәгатьтләрдә «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләрендә эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot