news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Россия Ислам университетында «Ислам һәм мәгърифәт» дигән темага студентларның еллык конференциясе булачак

Казандагы Россия Ислам университетында «Ислам һәм мәгърифәт» дигән темага студентларның еллык конференциясе булачак

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 23 апрель көнне Казандагы Россия Ислам университетында (РИУ) шәкертләрнең һәм, гомумән, дин тарихы укытылган барлык уку йортларында белем алучы студентларның фәнни эшчәнлеге буенча «Ислам һәм мәгърифәт» дип аталган еллык конференциясе була. Республика күләмендә үтүче әлеге чарада Казанда, шулай ук республиканың шәһәр һәм районнардагы дини һәм гуманитар уку йортларында белем алучылар да катнашачак.

Шәкертләрнең фәнни эшчәнлеге буенча конференция уздыру РИУ тарафыннан 1998 елда башланып китте. Баштарак ул әлеге уку йортында белем алучылар арасында уздырылды. Соңрак исә Казандагы дини уку йортлары арасында оештырыла башлады. Быел әлеге конференция эшенә республикадагы дини уку йортларын да җәлеп итү күздә тотыла.

Студентларның фәнни эшчәнлеге буенча республика күләмендә оештырылучы «Ислам һәм мәгърифәт» дип исемләнгән әлеге конференциядә унга якын уку йортыннан студентлар катнашыр дип көтелә. Бу көнне алар дини һәм дөньяви темага сөйләшүләр алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot