news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы «Россия чаңгы юлы-2010» ярышлары барган урыннарга махсус транспорт җибәреләчәк

Билет бәясе – 15 сум

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 14 февраль көнне сәгать иртәнге 9дан кичке 3кә кадәр Казанда «Россия чаңгы юлы-2010» XXVIII ачык Бөтенроссия чаңгы ярышлары уздырылган урыннарга түбәндәге маршрутлар буенча махсус транспорт җибәреләчәк:

 -Горький шоссесында «Мәктәп» тукталышы – Аккош күле,
 -Ленин ис. Мәдәният йорты – Аккош күле,
 -«Химиклар» Мәдәният йорты – Аккош күле,
 -Җиңү проспекты (Идел буе районы базары) – Мирный бистәсе (ТР буенча ЭЭМ укыту үзәге).
 
 Транспортка билет бәясе – 15 сум. Шәһәр эчендәге старт мәйданчыкларына исә шәһәр транспортында да барып була, дип искәртелә Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot