Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы рестораннар һәм төнге клублар тагын тикшереләчәк
Суд карары нигезендә аларның эшчәнлекләрен туктату сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү сәбәпле суд карары нигезендә эшчәнлекләре туктатылган һәм шул мәсьәләдә хыйлафлыкларны төзәтергә тиешле рестораннар һәм төнге клублар янә тикшереләчәк.
Һәрхәлдә, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм шәһәрнең эчке эшләр идарәсе, гражданнар яклау, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтләре андый күңел ачу урыннарына кабат рейдка чыгачак. Төнге клублар һәм ресторан хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә тикшерүчеләр тапкан кимчелекләрне бетерү юнәлешендә нәрсә эшләнгәнлеген ачыклауны максат иткәнлеген искәртеп, бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казанның янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев инспекторы ачыклык кертте: шәһәрдә булган 28 төнге клубның 19ына һәм 74 ресторанның 20сенә карата эшчәнлеген туктату турында материаллар судка җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә, суд 11 ресторан һәм 14 төнге клубның эшчәнлеген вакытлыча туктату турында карар чыгарган, дөрес, 4 клуб хаталарын төзәтеп, хәзер эшкә керешкән.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин: «Безнең әлеге күңел ачу урыннарын ябу максатыбыз да, ниятебез дә юк. Бары тик ресторан, кафе, төнге клуб, кибет, офис кебек урыннар, ягъни шәһәрнең кешеләр күпләп җыела торган урыннары янгын куркынычсызлыгы регламентларына һәм федераль законнарга туры китереп эшләүләрен телибез», - дип, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә вәгъдә итте. Кабат тикшерүдән соң да хыйлафлыклар бетерелмәгән очракта мәгълүматлар прокуратурага җибәреләчәк, дип кисәтте итте мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз