news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы ресторанда бомба куелу турында хәбәр иткәч, кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Нәтиҗәдә, хәбәр расланмаган – коткаручылар бинада берни дә тапмаган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чистай урамындагы Petzold рестораныннан барлык килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Сәбәбе — электрон почтага бинага мина куелу турында хәбәр алынган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, хәзер вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән инде.

Нәтиҗәдә, мина куелу турындагы хәбәр расланмаган — бинада берни дә тапмаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot