news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөерен баласына күчереп утыртканнар

Удмуртия өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек Павел Нагиевны бүген хастаханәдән чыгардылар.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөере күчереп утыртылган 15 яшьлек баланы бүген хастаханәдән чыгардылар. Клиниканың бөер күчереп утырту бүлеге мөдире, Татарстан һәм Идел буе федераль округы буенча штаттан тыш баш трансплантолог Шамил Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге катлаулы операциянең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Операцияне 4 сентябрь көнне Удмуртия өлкәсендә яшәүче Павел Нагиевка ясаганнар. Табиблар өч атна күзәтеп тотканнан соң, яшүсмернең сәламәтлегенә куркыныч янамавы турында әйтте.

Шамил Галиев әйтүенчә, балигъ булмаган балаларга бөер күчереп утырту буенча хастаханә тарихында өченче операция үткәрелгән. “10 ел элек 14 яшьлек кызга, 3 ел элек 17 яшьлек үсмергә, хәзер менә 15 яшьлек малайга операция ясадык. 15 яшьтән зуррак балаларны олылар өчен стационарга яткыра алабыз”, - диде ул.

“Павел Нагиев бала чагыннан авырта. Аның авыруы тумыштан сидек юллары бозылу белән бәйле. Балага инде берничә тапкыр яшәү урыны буенча да, Мәскәүдә дә операция ясаганнар. Нәтиҗәдә, бөер җиткелекле эшләми башлый. Башта ул диализ ала, иң элек, корсак стенкасы аша, аннары гемодиализга күчә. Безгә дә ул шул гемодиализда килеш килде. Әнисе донор булырга ризалашты. Сәламәтлеген тикшергәч, ул донор була ала дигән карарга килдек. Бу операциядә иң катлаулысы пациентның олы кеше түгел, ә бала булуында. Балага операция ясау кыенрак. Тагын да игътибарлы, җентекле эш сорала. Бала психологиясе олыларныкыннан аерыла. Ул елап та җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә пациентны даими күзәтеп тордык”, - диде операция ясаучыларның берсе, табиб-уролог Азат Амирян. Ул операциянең 8 сәгать дәвам иткәнен әйтте.

  • Әлеге операция турында соңрак “Интертат” газетасыннан укып белә аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100