news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Республика чыршысына 12 меңгә якын бала киләчәк

Казандагы Республика чыршысына 12 меңгә якын бала киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә «Татнефть Арена»да узачак, анда 17 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республика Министрлар Кабинетындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Ул (Республика чыршысы – Т-и иск.) дуслыкка һәм яхшы әйберләр турында хыяллану мөмкинлегенә багышланачак. Сюжетта - берничә герой, аларның тылсымлы билетлары бар, шулар ярдәмендә станцияләр буйлап сәяхәт итәләр һәм хыялларын чынга ашыралар», - дип ачыклык кертте профильле ведомство башлыгы.

Садыйков билгеләп үткәнчә, чыршы бәйрәмендә башка шәһәрләрдән килгән мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр, ә алты муниципаль районнан килгән балалар өчен Казан янындагы өч лагерьда урыннар әзерләнәчәк.

«Һава шартлары начарайган очракта Казан янындагы лагерьларга бара алмаган балаларны урнаштыру урыннары да каралган», - дип өстәде министр.

Һәрбер яшь тамашачы составы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тарафыннан килештерелгән татлы бүләк алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100